Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 февраль , 19:41

Быел иң эссе җәй көтелә, диләр

Агымдагы елның җәе Русиядә метеокүзәтүләр тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин.

Быел иң эссе җәй көтелә, диләр
Быел иң эссе җәй көтелә, диләр

Агымдагы елның җәе Русиядә метеокүзәтүләр тарихында иң эссе җәй булырга мөмкин.

Алдан фаразлауларга ярашлы, 2024нче елның июненнән августка кадәр Рус тигезлеге территориясендә һаваның уртача температурасы +25, +27 градус тәшкил итәчәк, норма +22. Шул ук вакытта уртача максималь температура +35 градустан да югарырак булырга мөмкин, бу нормадан 5 градуска күбрәк.

Моннан тыш, синоптиклар кисәткәнчә, җәйге чорда һава массаларының хәрәкәте киң җылылык циклоннары барлыкка килүгә ярдәм итәчәк, бу үз чиратында югары дымлылыкка китерәчәк һәм көчле яңгырлар, яшен һәм давыллар ихтималлыгын арттырачак.

Автор:
Читайте нас: