Уфаның Октябрь район суды ике җирле кешегә карата “наркотикларны законсыз сатуга омтылу” һәм “сәламәтлеккә уртача авырлыктагы аңлы рәвештә зыян китерү” мәддәләре буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды.
БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2023нче елның гыйнварында әтиле-уллы бергә тыелган матдәләр сату буенча интернет-кибеткә курьер-таратучылар булып эшкә урнашканнар. Мессенджер аша алар тәэмин итүчедән Уфа территориясендә яшерелгән наркотиклар урыннарын белеп торганнар. Алар аны ул урыннардан алып, вак пакетларга салып, сатарга тиеш булганнар.
Аларның законсыз эшчәнлеген хокук саклау органнары хезмәткәрләре туктата, алар наркотик салынган 34 пакетны тартып алганнар. Моннан тыш, 2023 елның маенда яшь кеше таныш булмаган кешене кыйнаган, аның сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китергән. Суд аларга 12 һәм 13 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм 200 мең һәм 300 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.