Уфаның Октябрь район суды элекке полиция хезмәткәренә карата “ришвәт алу” мәддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ир-ат, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча оператив дежурство хезмәткәре булып эшләгәндә, 2017нче елның августынан 2018нче елның мартына кадәр ритуаль агентствога шәһәр территориясендә теркәлгән үлем фактлары турында хезмәт эшчәнлеге вакытында алынган мәгълүматны тапшырган.
Мондый мәгълүматларны һәм адресларны биргән өчен ул 190 мең сумнан артык акчалата бүләк алган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа хокук саклау органнарында вазифа биләү хокукыннан өч елга мәхрүм итеп, 2 млн сум күләмендә штраф билгеләгән.