Синоптиклар фаразлары буенча, бүген бераз кар явып узачак, ул җепшек карга әйләнәчәк, урыны белән көчле кар явуы көтелә. Кайбер районнарда бозлавык, тимер чыбыкларга һәм агачларга җепшек кар ятачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын исәчәк. Көндез һава температурасы +2, -3 градус тәшкил итәчәк.
Чәршәмбе, 7нче февральдә, җепшек кар явуы, урыны белән көчле кар явуы көтелә. Көндез Башкортстанның көньягында буран чыгачак. Юлларда кар ятуы, кар өемнәре, бозлавык. Җил көнчыгыштан, көнбатышка күчүчән. Көндез көньякта көчле җил чыгуы ихтимал. Төнлә һәм көндез һава температурасы -1, -6 градус булачак.
Пәнҗешәмбе, 8нче февральдә, кар явуы, көньякта көчле кар явачак, төнлә урыны белән буран булыр дип фаразлана. Юлларда кар өемнәре хасил булачак, бозлавык. Җил көнбатыштан,төнлә урыны белән көчле җил чыга. Һава температурасы төнлә -10, -15, көндез -5, -10 градус булуы көтелә.