Санкт-Петербургта алты яшьлек бала бүлмә гөленең сабагын ашап агуланган. Бу хакта “Әллүки” журналы хәбәр итә.
Әлеге хәл 3нче февраль кичендә булган. Малай диффенбахиянең берничә сабагын ашаган, шуннан соң аны хәле начарая башлаган. Нәтиҗәдә, баланы Санкт-Петербургның Н. Ф. Филатов исемендәге 5нче шәһәр балалар клиник дәваханәсенә озатканнар.
Зыян күргән малайга кискен агулану диагнозы куелган. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.