Җәмгыять
2 февраль 2024, 09:06

92 яшьлек әбине буып үтергән һәм гәүдәсен базга яшергән

Ә туганнарына пенсионерны ял итәргә җибәрдем дигән...

92 яшьлек әбине буып үтергән һәм гәүдәсен базга яшергән92 яшьлек әбине буып үтергән һәм гәүдәсен базга яшергән
92 яшьлек әбине буып үтергән һәм гәүдәсен базга яшергән

Туймазы районында бер ир 92 яшьлек пенсионер әбине буып үтергән һәм өч ай дәвамында якыннарын аны шифаханәгә җибәргәненә ышандыра.Бу хакта “Mash-Batash” телеграмм-каналы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, әбине карарга дип шул әбинең туганының элекке ире Алексей билгеләнгән булган. Ул әюинең хәлен белергә дип килгән көннәрнең берсендә ярдәм итәр урында, бер бүлмәдә эчеп утырган. Пенсионер әбигә бу хәл ошамый.

Кызган ир әбине футболка белән буып үтергән һәм гәүдәсен базга яшереп куйган. Өч ай дәвамында элекке хатынына әбине ял итәргә җибәрдем дип алдаган. Соңрак барыбер дөреслек килеп чыга.

Хәзер ул сак астында, җинаять эше кузгатылган.

Автор:
Читайте нас