Җәмгыять
28 гыйнвар 2024, 05:10

Башкортстанга салкыннар килә

Бу хакта төбәк синоптиклары хәбәр итә.

Башкортстанга салкыннар киләБашкортстанга салкыннар килә
Башкортстанга салкыннар килә

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, алдагы өч көндә республикада карлы һәм салкын булачак. Якшәмбе, 28 гыйнварда, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез -5,-10, урыны белән -15 градус тәшкил итәчәк.

Дүшәмбе, 29 гыйнварда, урыны белән бераз кар. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан талгын. Термометр баганалары төнлә -13,-18, аязганда -20,-25, көндез -8,-13 градус күрсәтәчәк.

Сишәмбе, 30 гыйнварда, һава температурасы төнлә -10, -15, аязганда -16, -21, көндез -5, -10 градус суык булуы көтелә.

Автор:
Читайте нас