Шушы көннәрдә "WhatsApp" (Русиядә экстремистик дип табылган Meta оешмасына карый) һәм “Telegram” кушымталары эшләми торды.
Кайбер көннәрдә аларга кергән дә юк иде. Тик менә эшләмәгән чакларында бик кирәкле кушымталар икәнен аңладык. Эш буенча да, туганнар белән дә аралашулар туктатылган кебек булды. Дөньядан артта калган кебек тоелды.
Бүген сәгать 12.00 тирәсендә әлеге мессенджерлар эшли башлады. Бер-бер артлы берничә көн җыелган хәбәрләр килә башлады. Укып кына өлгер...
Ә сезнең кушымталар эшлиме, җәмәгать?