Җәмгыять
16 гыйнвар 2024, 10:23

69 яшьлек пенсионер гомерен озайтырга булган

Нәтиҗәдә, акчасыз да калган, кредитка да баткан. Нәрсә булган соң?

69 яшьлек пенсионер гомерен озайтырга булган69 яшьлек пенсионер гомерен озайтырга булган
69 яшьлек пенсионер гомерен озайтырга булган

Стәрлетамактан 69 яшьлек пенсионер хатын полиция бүлегенә гариза белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, телеканалларның берсендә 69 яшьлек пенсионер хатын танылган экстрасенс рекламасын күргән. Анда экстрасенс акчага гомерне озынайтырга вәгъдә биргән булган. Пенсионер хатын аның сүзләренә ышанып, үз акчасын гына биреп калмый, ә кредит та ала.

Нәтиҗәдә, ул аферистларны 580 мең сумга баеткан.

Пенсионерның гаризасы буенча тикшерү барышында ачыклануынча, чынлыкта мондый хезмәтләр күрсәтүче кешенең мәгълүматларын мошенниклар куллана алган, бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында кисәткән. Биредәге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Автор:
Читайте нас