Җәмгыять
14 гыйнвар 2024, 13:04

Ике балыкчы югалган

Балык тотам дип...

Ике балыкчы югалганИке балыкчы югалган
Ике балыкчы югалган

Мәләвез районында яшәгән ике ир балык тотарга китеп харап була язганнар. Бу вакыйга Дмитриевка авылы янында булган.

“Башинформ” агентлыгы хәбәр итүенчә, ике ир машиналарын Зиргән-Нордовка юлында калдырып, шул тирәдәге күлгә балык тотарга киткәннәр. Ләкин, кайтырга вакыт җиткәч, көчле буран чыгу сәбәпле кире юлны таба алмый адашканнар. Бәхеткә, шул вакытта телефоннарының зарядкасы бетмәгән булган, 112 хезмәтенә шалтыратканнар.

Коткаручылар бәлагә юлыгучыларның палатка куеп, булдыра алганча шунда салкынны кичерүләре хакында хәбәр алган. Сигнал бирү ярдәмендә алар балыкчыларның сулыктан 400 метрга, ә трассадан 2 чакрым ераклыкка китүен ачыклаганнар. Озакламый балыкчылар коткаручыларның биремнәре буенча автомобильләре янына барып җитә алганнар.

Автор:
Читайте нас