Синоптиклар фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 11 гыйнварда, урыны белән бераз кар явуы көтелә. Һава температурасы көндез -20,-25 градус тәшкил итәчәк.
Җомга көнне, 12 гыйнварда, кар көтелә, урыны белән буран. Термометр баганалары төнлә -19,-24, көньяк-көнчыгышта -29, көндез -6,-11 градус күрсәтәчәк.
Шимбә көнне, 13 гыйнварда, шулай ук бераз кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -22, -27, аязганда -32, көндез -20, -25 градус.