Җәмгыять
8 гыйнвар 2024, 06:07

Янгында 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлгән

Авыл кешесе өчен зур кайгы.

Янгында 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлгәнЯнгында 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлгән
Янгында 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә Иглин районы Таутөмән авылында мал абзарында янгын чыккан.

Чыганактан билгеле булуынча, коткаручылар килгәндә, Урман урамындагы 5*15 мәйданлы агач абзар янган. Коткаручылар һәм авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерүчеләре 40 минут буена ут белән көрәшә, аның таралуына юл куймый.

Янгын нәтиҗәсендә 3 баш эре терлек һәм 20 сарык үлә. Шулай ук тюклардагы печәнгә зыян килә.

Әле фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Автор:
Читайте нас