Уфаның Станция урамындагы шәхси йортта ир һәм хатын-кызның мәетләре табылган.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына һәлак булганнар турында мәгълүмат 4 гыйнварда төнге сәгать берләрдә килгән.
Торак йортка килгәч, янгын сүндерүчеләр 0,5 квадрат метр мәйданда гына идәндә янгын чыгуын ачыклаган. Ул тиз арада сүндерелгән.
Шулай ук йортта 51 яшьлек ир һәм 46 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәләре табылган. Туганнары әйтүенчә, соңгы тапкыр аларны 31нче декабрьдә күргәннәр.
Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерү-оператив төркеме һәм тикшерүчесе эшли. Сәбәбе, үлем вакыты һәм вакыйганың шартлары билгеләнә.