Бәләбәй районында урманда адашкан урындагы хатын-кызны эзләү уңышлы тәмамланды, дип хәбәр итә БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
68 яшьлек хатын-кызның Мәтәүбаш авылы янында югалуы турында аның ире 112нче хезмәткә шалтыратып белдерә. Ул кичкә кадәр уңышсыз рәвештә хатынын табарга тырышкан. Аның сүзләренчә, кичә хатыны билгесез сәбәпләр аркасында көндезге дүртләр тирәсендә урманга китеп югалган.
Эзләүгә Туймазыдан коткаручылар чыга, шулай ук полиция, хакимият хезмәткәрләре һәм урындагы халык катнаша. Соңгылары хатынны тапканнар.
Коткаручылар искәртүенчә, урманга барыр алдыннан туганнарыгызга планлаштырылган кайту вакыты һәм кая китүегез турында хәбәр итәргә кирәк. Җылы һәм уңайлы итеп киенегез, тулы зарядка белән кесә телефоны алыгыз. Кесә телефоннарының заманчалары хәзер навигаторлар белән җиһазландырылган. Бу файдалы функцияне һичшиксез өйрәнегез.
Фото: "Башинформ".