3нче гыйнвар төнендә Башкортстанның аерым районнарында -28 градуска кадәр суыта, дип кисәтә төбәк синоптиклары.
Иртәгә көчле кар явуы һәм бураннар көтелә. Җил көньяктан, урыны белән көчле. Төнлә һава температурасы -14, -19, төньяк районнарда -23, -28, көндез -14 градус тәшкил итәчәк.
4нче гыйнварда шулай ук кар явуы көтелә. Термометр баганалары төнлә -11, -16, көндез -4, -9 градус күрсәтәчәк.