Җәмгыять
1 гыйнвар 2024, 09:58

Яңа елның тәүге көннәре нинди булыр?

Синоптиклар -27 градуска кадәр суыта, диләр.

Яңа елның тәүге көннәре нинди булыр?Яңа елның тәүге көннәре нинди булыр?
Яңа елның тәүге көннәре нинди булыр?

Яңа елның тәүге көннәренә, 1-3 гыйнварга, һава торышы билгеле булды. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген көндез һава температурасы +1, -4 (төбәкнең төньягында -9 кадәр) кыска вакытлы кар явуы, шулай ук бозлавык, буран, агачларга, юлларга дымлы кар сырынтысы ятуы көтелә.

Иртәгә, 2нче гыйнварда, термометр баганасы көндезге һәм төнге вакытта -13, -18 градуска кадәр төшәчәк (төнлә аязытканда -22, -27 градуска кадәр).

3нче гыйнварда аерым районнарда көчле кар явуы һәм буран көтелә. Төнлә температура -14, -19, көндез -2, -7  градус (урыны белән -15 градуска кадәр).

Автор:
Читайте нас