

Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Максим Ахтариев та "Теләкләр чыршысы" Бөтенрусия хәйрия акциясендә катнашты.
Максим Ахтариев чыршыдан алган шарда теләк Иске Балтач авылыннан 1нче сыйныф укучысы Эмиль Сафинныкы булып чыкты. Могҗизалы бәйрәм алдыннан укучының теләген тормышка ашырды — хоккей җиһазлары бүләк итте.
Яңа ел алдыннан хыяллар тормышка аша, тик чын күңелдән теләргә һәм ышанырга кирәк!