

Синоптиклар Яңа ел төнендә һәм гыйнвар бәйрәмнәрендә нинди һава торышы булачагын алдан фаразлыйлар.
Әлеге вакытта республика территориясендә җылы циклон хуҗалык итә, ул арктик антициклоннан соң килде. Аномаль салкыннар урынына җылылык хөкем сөрә. Алдагы көннәрдә төбәктә плюс температура һәм көчле кар явуы көтелә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, мондый һава торышы республикада декабрь ахырына кадәр булачак. Бу Яңа ел төнендә көчле салкыннар булмаячак дигәнне аңлата, температура -7,...-15 градус тирәсендә булуы көтелә.
Гыйнварның беренче көннәрендә дә шундый ук а торышы көтелә. Ары таба тагын да җылытачак, -5, -9 градуска кадәр.