Җәмгыять
20 декабрь 2023, 08:49

Карда 18 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар

Нәрсә булган?

Карда 18 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнарКарда 18 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар
Карда 18 яшьлек кызның үле гәүдәсен тапканнар

Башкалада бүген төнлә Менделеев урамындагы күпкатлы йортта яшь кыз белән фаҗигале очрак теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча,тышкы күзәтү камерасы аның үлемен теркәгән икән. Беренчел мәгълүматлар буенча, 18 яшьлек кыз, бәлки, исерек килеш, 9нчы каттагы фатирның тәрәзә төбендә утырган.

Соңрак аны торак йорт янында карда табалар. Кыз биеклектән егылып төшүгә хас булган җәрәхәтләр алган. Һәлакәт урынына табиблар һәм хокук саклау органнары килгән. Алар вакыйганың ике версиясен карый: бәхетсезлек очрагы яки үз теләге белән дөньядан китү.

Уфаның Киров районы буенча Тикшерү бүлеге тарафыннан кызның үлеме хәл-шартлары ачыклана.

 

Автор:
Читайте нас