Җәмгыять
16 декабрь 2023, 08:46

10 яшьлек малай чанада шуганда машина астына барып кергән

Кем гаепле инде хәзер?

10 яшьлек малай чанада шуганда машина астына барып кергән10 яшьлек малай чанада шуганда машина астына барып кергән
10 яшьлек малай чанада шуганда машина астына барып кергән

15 декабрьдә, кичке сәгать 5ләр тирәсендә, башкаланың Давыт Юлтый урамындагы 9нчы йорт каршында  10 яшьлек малай чанада машина астына барып кергән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, “Заз Шанс” автомобиле артында 57 яшьлек водитель булган. Бу хәл машина Уфимское шоссе урамына таба борылганда булган.

Республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бала кар тавыннан кинәт кенә юлга шуып төшкән.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә малай медицина учреждениесенә китерелгән. Әлеге очрак буенча тикшерү башланган, барлык шартлары ачыкланачак.

Автор:
Читайте нас