

9нчы декабрьдә Русиядә Ватан геройлары көне билгеләнә. Шул уңайдан Мата авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Зөфәр Вахиев истәлегенә ачылган һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар салынды.
Зөфәр Зөлфәт улы Вахиев Мата авылы егете. Авылдагы тугызьеллык мәктәптә укып, күрше авылда - Штәндедә урта мәктәпне тәмамлый. Ары таба Нефтекама шәһәрендәге колледжда белем ала һәм Ватан алдында изге бурычын үти. Контракт нигезендә МХОда хезмәт иткән яугирнең гомере, кызганычка каршы, аянычлы өзелә. Һәлак булганнан соң ул “Батырлык” һәм М. Шәйморатов орденнары белән бүләкләнә.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган чарада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды, бер минут тын калып, Ватаныбыз батырларын искә алды.