

Кичә, Ишембайда, гаиләләрнең берсендә коточкыч фаҗига теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 24 яшьлек хатын бер яшьлек улын ваннада юындырган була. Бервакыт әнисе телефоннан сөйләшә башлаган һәм баланы караучысыз калдырган.
Күпмедер вакыттан соң ул ванна бүлмәсенә керсә, баласының батып үлгәнен күрә. Ул ашыгыч ярдәм чакырта, әмма килгән табибларга малайның үлемен генә расларга кала.
Хәзер хокук саклау органнары вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын тикшерә.