Җәмгыять
22 ноябрь 2023, 10:22

71 яшьлек ир хатынын кыйнап үтергән

Нәрсә булган бабайга?

71 яшьлек ир хатынын кыйнап үтергән71 яшьлек ир хатынын кыйнап үтергән
71 яшьлек ир хатынын кыйнап үтергән

Учалы районара суды Комсомольск авылында яшәүче 71 яшьлек иргә карата кузгатылган җинаять эшен караган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Чыганактан билгеле булуынча, пенсионер “Үтерү” мәддәсе буенча гаепләнә. Ирле-хатынлы өйдә булганнар. Бервакыт ирнең  “түбәсе киткән”. Ул,  кулына пычак үткерләй торган таш алып, хатынын кыйнаган. Шулай ук аяклары белән дә тукмаган. Хатын шунда ук үлгән.  

Суд утырышында 71 яшьлек ир үзенең гаебен танымаган, хатынын исән, дигән.

Суд-психиатрия экспертизасы нәтиҗәсен исәпкә алып, суд гаепләнүчегә мәҗбүри дәвалану чарасын билгеләгән. 

Автор:
Читайте нас