

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 20 ноябрьдә, җитди явым-төшем көтелми, республиканың көньяк-көнбатыш районнарында бераз кар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын. Һава температурасы көндез -1,-6 градус тәшкил итәчәк.
Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 21 һәм 22 ноябрьдә, кар явуы көтелә. Көндез ул җепшек карга, карлы яңгырга күчәчәк. Төнлә урыны белән көчле кар явуы фаразлана. Электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар ябышачак, юлларга кар салачак, бозлавык хәвефе бар. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән көчәючән. Термомерт баганалары төнлә -2,-7 күрсәтсә, көндез -2,+3 градус булачак.