Җәмгыять
15 ноябрь 2023, 11:23

Кибеттә шартлау булган...

Йөкле хатын җәрәхәтләгән.

Кибеттә шартлау булган...Кибеттә шартлау булган...
Кибеттә шартлау булган...

Уфада “Монетка” супермаркетында йөкле хатын аягын җәрәхәтләгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Роспотребнадзор"ның республика идарәсе мәгълүматларына караганда, ул кинәт кымыз шешәсе шартлаудан пыяла кисәкләренә киселгән.

Хатын-кыз күп тапкырлар кибет вәкиленә әхлакый зыянны каплатуны таләп итеп мөрәҗәгать итә, әмма кире кагалар. Шул вакытта ул "Роспотребнадзор"га мөрәҗәгать итә. Идарә белгечләре дәгъва белдерергә һәм компенсация алу үтенече белән судка мөрәҗәгать итәргә булышалар.

Суд мөрәҗәгать нехуплаган һәм суд карары буенча юридик берәмлек хәзер хатын-кызга кибетнең сәүдә залында зыян күргән өчен 25 мең сум түләргә тиеш.

Фото: "Башинформ". 

Автор:
Читайте нас