

Синоптиклар фаразлавынча, бүген, 10 ноябрьдә, яңгырлар көтелә, урыны белән көчле. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан, уртача. Һава температурасы +2,+7 градус.
Шимбә көнне, 11 ноябрьдә, шулай ук яңгырлар, көнчыгыш районнарда кар явуы көтелә. Термометр баганалары төнлә һәм көндез 0,+5 градус күрсәтәчәк.
Якшәмбе, 12 ноябрьдә, карлы яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача. Һава температурасы төнлә -3,+2, көндез 0,+5 градус тәшкил итәчәк.