Җәмгыять
9 ноябрь 2023, 05:59

Янә фаҗигале янгын

Кызганычка каршы, янгынны сүндерү барышында бер ир-атның гәүдәсе табылган...

Янә фаҗигале янгынЯнә фаҗигале янгын
Янә фаҗигале янгын

Кичә иртә белән Кушнаренко районы Шәрип авылында фаҗигале янгын теркәлгән, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Сүндерүчеләр килгән вакытта янгын 8 квадрат метр мәйданны чолгап алган булган.

“Янгын сүндерелгән. Янгыннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан 4 кеше коткарылган, 45 кеше үзләре эвакуацияләнгән. Кызганычка каршы, янгын сүндерү барышында 1942нче елгы ирнең үле гәүдәсе табылган”,- дип хәбәр ителә ведомствода.

Вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары тикшерелә.

Фото: "Башинформ". 

 

Автор:
Читайте нас