Җәмгыять
9 ноябрь 2023, 04:59

Ә сез роллы яратасызмы?

Сак булыгыз: Башкортстанда бер кешегә бөҗәкле роллы китергәннәр.

Ә сез роллы яратасызмы?Ә сез роллы яратасызмы?
Ә сез роллы яратасызмы?

Уфада яшәүче бер кешегә “Farfor” рестораныннан роллыга заказ биргәч, аңа бөҗәкле ризык китергәннәр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

"Зинһар, чара күрегез, “Farfor” компаниясенә роллы китерергә заказ биргән идек. Бөҗәкле роллылар алып килделәр. Акчаны, әлбәттә, кире кайтардылар, әмма телефон аша теләми генә сөйләштеләр һәм исемнәрен әйтмәделәр, имеш бу учреждение менеджеры аның кухнясында кем эшләвен белми. Зинһар, игътибар итегез", — дип язган  фото авторы социаль челтәрләрдә.

Билгеле булуынча, мөрәҗәгать иткәннән соң, эшкуар заказ өчен акчаны кире кайтарган. Бу хәлгә “Роспотребнадзор” да  игътибар иткән.

Фото: "Башинформ". 

Автор:
Читайте нас