

“СельЭнерго” җәмгыяте билгеләвенчә, иртәгә, 31 октябрь көнне, 10.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр – Көмьязы, Туктай, 10.00 сәгатьтән 17.30 сәгатькә кадәр – Тозлыбин, 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Иске Яхшый авылында электр белән тәэмин ителеш туктатылып торачак.
Электр энергиясе белән бәйле көнкүреш эшләрен алдан планлаштырырга киңәш итәләр.