Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 октябрь 2023, 12:55

Ике балалы гаилә агуланган

Аларны ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар.

Ике балалы гаилә агуланган
Ике балалы гаилә агуланган

Күмертауда 23 октябрь кичендә республиканың ашыгыч хезмәтләренә бер гаиләнең газ исенә агулануы турында хәбәр килә. Бу хакта “Башинформ”  агентлыгы хәбәр итә.

1988нче елда туган әти-әниләрен һәм 5 һәм 8 яшьлек ике улларын Күмертау үзәк шәһәр дәваханәсенә озатканнар. Аларның хәлләре уртача авырлыкта булуы билгеле.

"Гаилә яшәгән йортның ихатасында мунча бар, әти-әниләре дә, балалар да кичә мунча кергән була. Шәхси торак йорт газ котелы һәм газ плитәсе белән җиһазландырылган булган. Хәзер газ чыгу сәбәпләрен белгечләр тикшерә", — дип хәбәр ителә чыганакта.

Автор:
Читайте нас: