Баймакка кыш килгән. Урындагы халык социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, бүген анда кар яуган.
-Кар күп. Кар әле дә явып тора, - дип уртаклаша халык.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта Баймакта +6 градус.
Алдагы көннәрдә Башкортстанда һава торышы бозыла. Карлы яңгырлар башланачак.