Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 октябрь 2023, 12:17

12 яшьлек кыз клубтан турыга реанимациягә озатылган

Мәктәп укучысы анда нәрсә эшләп йөрегән?

12 яшьлек кыз клубтан турыга реанимациягә озатылган
12 яшьлек кыз клубтан турыга реанимациягә озатылган

Уфада 12 яшьлек кыз спиртлы эчемлекләрсез булган клубтан соң реанимациягә эләккән. Ләкин, рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, шулай да клубта спиртлы эчемлекләр булган. Күпмедер вакыттан соң мәктәп укучысын аңсыз хәлдә табалар. Учреждениегә полиция хезмәткәрләре килә.

“12 яшьлек кызны аңсыз хәлдә тапканнар. Ашыгыч ярдәм белән реанимациягә озатылган. Мәгълүмат полициягә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә тапшырылды. Дәвалау фонында уңай динамикалы хәл күзәтелә", - дип хәбәр иттелә ведомствода.

Автор:
Читайте нас: