Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 октябрь 2023, 08:38

Башкортстанга карлы яңгырлар килә

Салкын һава фронты йогынтысында булачак, дип фаразлый синоптиклар.

Башкортстанга карлы яңгырлар килә
Башкортстанга карлы яңгырлар килә

Бүген  урыны белән бераз яңгыр, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы +3, +8 градус булуы көтелә.

19 октябрьдә Башкортстанда һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Алдагы көндәге кебек үк, урыны белән бераз яңгыр, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -3,+2, көндез +3, +8 градус тәшкил итәчәк.

20 октябрьдә урыны белән бераз яңгыр, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар явуы көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -3, + 2, көндез +3, +8 градус.

Автор:
Читайте нас: