Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2023, 08:37

Җылы көннәр озаккамы?

Синоптиклар бу хакта үз фаразларын белдерде.

Җылы көннәр озаккамы?
Җылы көннәр озаккамы?

Бүген Башкортстанда көндез 16 градуска кадәр җылытачак, дип хәбәр итә төбәк синоптиклары.

Башгидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, 17 октябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явуы ихтимал. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән көчәючән. Көндез һава температурасы +11, + 16 градус.

18 октябрьдә урыны белән бераз яңгыр, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез +4, +9 градус булуы көтелә.

19 октябрьдә Башкортстанда һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк. Алдагы көндәге кебек үк, урыны белән бераз яңгыр, төнлә төньяк һәм таулы районнарда кар явуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -2,+3, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.

Автор:
Читайте нас: