Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2023, 08:53

Полиция хезмәткәре башына урындык белән суккан

28 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәре башына урындык белән суккан
Полиция хезмәткәре башына урындык белән суккан

Уфа шәһәренең Октябрь районында 28 яшьлек кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул Хакимият вәкиленә карата көч куллануда шикләнелә (РФ ҖК 318 мәддәсенең 1нче өлеше).

12 октябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе хезмәткәрләре Уфа шәһәрендә яшәүче 28 ир-ат янына баралар. Шикләнелүчегә килүнең максаты һәм полиция бүлегенә бару кирәклеге турында аңлатканда, ир-ат үзен агрессив тота башлый, кулына урындык ала һәм аны балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вазифасын башкаручыга ыргыта. Урындык аның башына эләгә.

Хәзерге вакытта 28 яшьлек шикләнелүче белән беренчел тикшерү эшләре үткәрелгән, зыян күргән полиция хезмәткәренә карата суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Автор:
Читайте нас: