Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 октябрь 2023, 17:01

Чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен район үзәгеннән зур гуманитар ярдәм озатылды.

Чираттагы гуманитар ярдәм озатылды
Чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы якташлар өчен район үзәгеннән зур гуманитар ярдәм озатылды.  Моның өчен Иске Балтачка Уфадан ике йөк машинасы килде.

Килгән йөк машиналарына  өч “УАЗ” автомобиле, газ баллоннары, редукторлар, җылыткычлар, генераторлар, электр пычкылары, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре, исемле посылкалар, эчәргә яраклы су һәм башка кирәк-яраклар тултырылды. Посылкаларга укучылар ясаган рәсемнәр, язган хатлар да салынды. Гуманитар йөк җыюда барлык район халкы теләп актив кушылды.

Махсус хәрби операциядә катнашкан якташлар сораган әйберләрнең барысын да җибәререлде. Яугирләр безнең терәк-ярдәмне, күңел җылыбызны һәрчак тоярга тиеш.

Район битараф булмаган, кайгыртучан, һәрвакыт ярдәм итәргә һәм күрсәтергә әзер кешеләргә бай. Бу күренеш – үзе бер куаныч.

Гуманитар ярдәм җыю пункты Иске Балтач авылы, Совет урамы, 48 адресы буенча (цокольный этаж) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон номеры 8(34753)2-10-47 буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Автор:
Читайте нас: