Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 октябрь 2023, 10:21

Борайда 10 яшьлек малай дустының башына пистолеттан аткан

Нәрсә булган?

Борайда 10 яшьлек малай дустының башына пистолеттан аткан
Борайда 10 яшьлек малай дустының башына пистолеттан аткан

“Mash-Batash” телеграмм-каналы хәбәр итүенчә, бу коточкыч хәл Борай районында булган.

10 яшьлек малайлар әтисенең пневмат пистолетын урлап, аның белән уйнарга булганнар. Берсе мишеньнәрне урнаштырган, икенчесе “заряжать” иткән. Бер вакыт малайларның берсе кинәт атып җибәрә. Пуля икенчесенең башына тигән.

Баланы ашыгыч рәвештә Борай үзәк район дәваханәсенә алып китәләр, әмма анда пуляны чыгарырга куркалар һәм Уфага җибәрәләр. Малайга катлаулы операция ясаганнар - снаряд ватылып, баш миенә тигән. Нейрохирурглар малайның гомерен саклап кала алган.

Эх, шундый-мондый корал балалар кулы җитмәстәй урында сакланырга тиеш тә бит. Әти-әниләре кая карады икән? 

Фото: “Mash-Batash”.

Борайда 10 яшьлек малай дустының башына пистолеттан аткан
Борайда 10 яшьлек малай дустының башына пистолеттан аткан
Автор:
Читайте нас: