Бүген төнлә Дуван районының Марҗангол авылында фаҗигале янгын теркәлгән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, янгын өйне тәмам чолгап алган булган. Күпмедер вакыт үткәч, янгын сүндерелә. Кызганычка каршы, коткаручылар 1974нче елгы ир-атның үле гәүдәсен табалар.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Урында тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тикшерүчесе эшли.