

Кичә Уфа полициясенә Уфаның Калинин районы гаражларының берсендә Инорс микрорайонында яшәүченең гәүдәсе табылуы турында хәбәр килә. 1962нче елгы ирне күп санлы пычак яралары белән туганнары тапкан.
Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үтерелгән кешенең 37 яшьлек улы дип шикләнелгән кеше билгеләнгән.
Аның республика территориясеннән чыгып китә алуы ачыкланган. Ориентировка илнең башка төбәкләренә дә юнәлтелгән. Тиздән ир-атны Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 60 яшьлек уфалы улы белән бергә гаражга барган буганнар. Анда алар арасында конфликт килеп чыга. Зыян күрүченең улы аңа пычак белән 15 тапкыр суккан. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук үлә.
37 яшьлек шикләнелүче җинаять урыныннан кача. Ләкин соңрак, абыйсы да гаражга килгәнен күргәч, кире кайта. Явыз ниятле кеше беренче тапкыр канлы әтисен күргән булып кылана, ә аннары шәһәрдән китәргә ашыга.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча җинаятьчеләрне эзләү идарәсе хезмәткәрләре шикләнелүчене Уфага алып килә. Ул әтисен үтергәнен таный һәм җинаять коралын кайда яшергәнен әйтә.
Ирне кулга алганнар. Полиция җинаять эшен оператив рәвештә алып баруын дәвам итә.