Җәмгыять
12 октябрь 2023, 16:18

Уфада 14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнгән 21 яшьлек егетне ике айга кулга алдылар

Шушы көннәрдә булган коточкыч хәл бөтен республиканы тетрәндерде.

Уфада 14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнгән 21 яшьлек егетне ике айга кулга алдыларУфада 14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнгән 21 яшьлек егетне ике айга кулга алдылар
Уфада 14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнгән 21 яшьлек егетне ике айга кулга алдылар

Бүген, 12 октябрьдә, Уфа шәһәренең Орджоникидзе районы суды 14 яшьлек сеңлесен үтерүдә гаепләнгән 21 яшьлек егетне 2 айга кулга алды.

"Уфа шәһәре Орджоникидзе районы прокуратурасы позициясен исәпкә алып, суд егеткә 10нчы декабрьгә кадәр кулга алу рәвешендә сак чарасы сайлады",- дип хәбәр ителә БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.

Билгеле мәгълүмалар буенча, 9 октябрь кичендә Черниковка бистәсендә 22 яшьлек абыйсы һәм 14 яшьлек сеңлесе арасында җитди конфликт була. Егет кызга ташлана һәм аны буа башлый.

Кыз үлгәч, ул аның мәетен диван астына яшергән. Ары таба берсе дә сизмәсен өчен кызның телефоны аша дәү әнисе белән язышкан.  Әниләре эштән төнлә генә кайткан булган. Балаларын уятмыйм дип, үзе дә йокларга яткан. Әнисе йоклап киткәч, егет кызның гәүдәсен йортта торган машина багажнигына чыгарып салган. Үзе Ушаков урамындагы йортка кереп качкан. Шунда аны икенче көнне полиция хезмәткәрләре таба. Егетнең наркотиклар куллануы мөмкин, диләр. Иртәнгә кызны әнисе эзли башлый, полициягә мөрәҗәгать итә. Соңрак кызын үзенең машинасының багажнигында таба.

Бер версия буенча, бу коточкыч хәлнең сәбәбе - яшь кешенең әти-әнисенә карата көнчелеге, игътибар җитмәве булырга мөмкин. Кайбер мәгълүматлар буенча, әнисе кызы белән Дубайга ял итәргә барган, ә улын үзе белән алмаган. Бу хәл конфликтның сәбәбе булырга мөмкин.

Орджоникидзе районы буенча тикшерү бүлеге тарафыннан “үтерү” мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: "Башинформ". 

Автор:
Читайте нас