Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 октябрь 2023, 13:42

Мәктәпләрнең берсендә укучы кызны сыйныфташлары ерткычларча тукмаганнар

Укучы кыз реанимациягә эләккән.

Мәктәпләрнең берсендә укучы кызны сыйныфташлары ерткычларча тукмаганнар
Мәктәпләрнең берсендә укучы кызны сыйныфташлары ерткычларча тукмаганнар

Кырмыскалы районы прокуратурасы Башкортстан прокуратурасы йөкләмәсе буенча район мәктәпләренең берсендә булган вакыйга белән бәйле тикшерү үткәрә.

Күзәтчелек ведомствосының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 10 октябрь көнне көндез, укытучы кабинеттан чыккач, 6нчы сыйныфның ике укучысы сыйныфташ кызны тукмаганнар.

Дәресләрдән соң кыз өенә кайтып китә, аннан дәваханәгә озатыла. Рәсми рәвештә расланмаган мәгълүматлар буенча, бала реанимациягә эләккән.

Әлеге коточкыч вакыйга буенча тикшерүләр башланган.

Автор:
Читайте нас: