

Танып елгасы балыкчыларны куандыра быел. Соңгы айларда гына бер-бер артлы гигант җәен балыкларын Мәгъдән Калямов (1 метр 92 сантиметр озынлыкта һәм 45 килограмм) һәм Флүр Сәяповлар (1 метр 70 сантиметр озынлыкта һәм 40 килограмм) тотты.
Бүген Сәйтәк авылыннан Роберт Мозафаров Танып елгасында 10 килограммлы чуртан тоткан. Гаять зур табыш 1 метр 15 сантиметр озынлыкта булган.
—Балыкны ярга чыгаргач эчтә “кайнаган” хисләрне бернинди сүзләр белән дә аңлата алмыйм. Балыкчылар гына мине аңлар бу очракта, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклашты Роберт абый.
Менә ичмасам балык! Табыш дисәң дә табыш бу!