Җәмгыять
10 октябрь 2023, 15:19

Балтачлы “Ана даны” медаленә ия булды

Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән Түбән Иванай авылында яшәүче Надежда Ипаева “Ана даны” медале белән бүләкләнде.

Балтачлы “Ана даны” медаленә ия булдыБалтачлы “Ана даны” медаленә ия булды
Балтачлы “Ана даны” медаленә ия булды

Бүген район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән Түбән Иванай авылында яшәүче Надежда Ипаеваны “Ана даны” медале белән бүләкләде.

Надежда һәм Вениамин Ипаевлар өч кыз, ике ул тәрбиялиләр.Олы кызлары  Евгения - Бөре күп профильле колледжы студенты, Сергей, Ярослав һәм Алина Түбән Иванай урта мәктәбендә укыйлар, ә кече уллары Мирослав “Әкият” балалар бакчасына йөри.

Надежда Салихяновна үзе Көнтүгеш почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли. Вениамин Анатолиевич әлеге вакытта махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итә.

Автор:
Читайте нас