

Нефтекама шәһәре прокуратурасы “балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны тиешенчә үтәмәү” мәддәсе буенча урындагы хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады.
БР прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2022нче елның ноябреннән 2023нче елның маена кадәр өч кечкенә баланың әнисе аларны тәрбияләү, карау һәм укыту белән шөгыльләнмәгән, даими рәвештә өйдә үзләрен генә ризыксыз калдырган, әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган.
Гаепләнүченең йортына даими рәвештә танышлары килгән, алар балалар алдында спиртлы эчемлекләр эчкәннәр һәм наркотиклар кулланганнар.
"Хатын-кыз балигъ булмаганнарны тәрбияләү һәм карау буенча бурычларын тиешенчә үтәмәгәне өчен РФ Административ хокук бозулар Кодексы 5.35 мәддәсе буенча берничә тапкыр җаваплылыкка тарттырылган булган. Хәзер балалар социаль учреждениегә урнаштырылган", - дип хәбәр итәләр ведомствода.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Җинаять эше судка карау өчен җибәрелгән.