

Федераль салым хезмәте исеменнән билгесез кешеләр салым бурычын түләү турында таләпләр белән хәбәрләр җибәрә икән. Моны инспекциягә шәхсән килеп яисә сылтама буенча бурычны түләгәндә эшләргә тәкъдим итәләр. Ә бу хәбәрне җибәргән инспекторга түләү турында чекның күчермәсен җибәрергә кушалар. Мошенниклар моны, салымнар һәм җыемнар буенча бурыч 2021 елга карый, шуңа күрә "Дәүләт хезмәтләре"ндә һәм түләүченең шәхси кабинетында чагылмый, дип раслый.
Аферистлар электрон почтага пассив керем оештыруга кушылырга чакыру һәм салым түләүченең шәхси кабинетыннан бу функцияне тоташтыру мөмкинлеге белән хатлар җибәрә. Күчү өчен сылтамалар күрсәтә, алары чынлыкта мошенниклар сайтларына алып бара. Шул ук вакытта кешедә ышаныч уяту өчен хатка инспекциянең реквизитларын беркетәләр һәм килергә чакыралар.
Исегездә тотыгыз: Федераль салым хезмәте мондый хәбәрләр җибәрми. Исәпләнгән салымнар турында хәбәрләр шәхси кабинетка, яки почта аша килә. Өстәмә рәвештә салым түләүчеләрнең электрон адресларына салым органнары бернәрсә дә җибәрми.
Әгәр аларны салым түләүченең шәхси кабинетында (https://vk.cc/a3Vb6b) һәм "Дәүләт хезмәтләре" аша (https://vk.cc/cpg9kO) алсалар, салым хәбәрләре кәгазьдә килми. Шунда ук бурычның барлыгын да тикшереп була. Тикшерүнең тагын бер ысулы – “Русия Федераль салым хезмәтенә мөрәҗәгать итү" (https://vk.cc/c4jP5Q) сервисы аша запрос җибәрү, яки шәхсән салым бүлегенә килү.