

Бүген Мата авылында күркәм очрашу узды. Укытучылар көне уңаеннан авыл мәктәбендә элек эшләгән укытучылар “Күчтә чишмәсе”ндә очраштылар. Бу алар өчен гади генә очрашу түгел, ә үткән хезмәт еллары хатирәләре белән очрашу, дисәк тә була.
Барысының да күңелләрендә хатирәләр яңарды, мәктәп тормышындагы онытылмас мизгелләр, кызыклы вакыйгалар, хезмәттәшләр һәм укучылары турында уртаклаштылар.
Очрашу барышында чәй табыны артында аралашып, чишмә янындагы яланда уеннар уйнап, җырлап, шаярып-көлеп вакыт үткәне сизелми дә калды.
Укытучыларның әле дә шулай бер-берсенә ярдәмләшеп, бергәләп күңелле итеп ял итеп, бер гаилә булып яшәүләре олы хөрмәткә лаек.