

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция зонасында хәрби частьларның берсендә хезмәт итүче якташ хатын-кызга “Башкортстан” мотоукчылар полкына күчерелергә булышкан.
Ул, узган елның маенда махсус хәрби операциядә улы батырларча үлгәннән соң, МХО зонасында хезмәт итәргә карар кылуы турында белдергән.
-Мин МХОда хезмәт итәргә карар кылдым. Ел буе монда килә алмадым, чөнки мине белем булмау сәбәпле алмадылар. Хәрби пешекчеләр курсларында өйрәнергә туры килде. Әмма, кызганычка каршы, ул формалашкан вакытта "Башкортстан" полкына эләгергә өлгермәдем, һәм Оборона министрлыгы мине башка хәрби частька җибәрде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белгәч, минем янга аның киңәшчесе Алик Камалетдинов килде. Мине күчерделәр һәм, бер айдан соң мин туган полкыма якташларым янына килдем.
Җиңү безнең якта булачак! Без җиңәчәкбез, чөнки хаклык безнең якта. Барысы да яхшы булыр!, - ди батыр әни кеше.