

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1нче октябрьдә Уфаның Октябрь проспектындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Мәгълүматлар буенча, 1935нче елгы хатын-кызның кухнясында кер юу машинасына ут капкан.
Ул реанимация бүлегенә авыр хәлдә озатылган. Нәтиҗәдә табиблар тарафыннан II, III дәрәҗәдәге термик пешүләр алганы фаразланган. Кызганычка каршы, хатын-кыз икенче көнне дәваханәдә вафат булган.
Янгынны 0,25 кв. метр мәйданда янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр сүндергән. Янгын факты буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Башкортстан буенча Баш идарәсе тикшерү үткәрә.