Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 сентябрь 2023, 10:40

“Салават Юлаев” хоккейчыларының хезмәт хакы күпме?

Белсәгез, һуштан язып егылырсыз! Менә кайда ул акчалар.

“Спорт-Экспресс” басмасы 2023/2024 елгы сезонда Континенталь хоккей лигасы уенчыларының хезмәт хакы исемлеген бастырган.

Басма мәгълүматлары буенча, күптән түгел командага күчкән һөҗүмче Александр Шаров “Салават Юлаев” клубының иң кыйммәтле уенчысы була. Аның хезмәт хакы бу сезонда 65 миллион сум тәшкил итәчәк.

Хезмәт хакы ведомосында икенче һәм өченче урыннарны Михаил Науменков (60 млн.сум) һәм Александр Хмелевский (57 млн. сум) били.

Калган уенчылар: Джош Ливо - 55 млн сум, Сергей Шмелев - 45 млн сум, Динар Хафизуллин - 42 млн сум, Алексей Василевский - 40 млн сум, Павел Коледов - 35 млн сум, Вячеслав Лещенко - 35 млн сум, Павел Самонов - 35 млн сум. Команда капитаны Григорий Панин сезонга 35 млн сум алачак.

Иң аз түләнә торган уенчы булып клубның 19 яшьлек тәрбияләнүчесе Ярослав Цулыгин санала. Аның контракты нибары миллион сумга бәяләнә.

Автор:
Читайте нас: