Җәмгыять
24 сентябрь 2023, 15:10

5 яшьлек бала 8нче каттан егылып төшкән

Әлеге вакытта малай балалар реанимациясендә.

Стәрлетамак шәһәренең 1нче клиник дәваханәсенең балалар хирургиясе бүлегенә авыр хәлдәге баланы китергәннәр, дип “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Дәваханәнең баш табибы Илшат Яппаров хәбәр итүенчә, биш яшьлек малай, москит челтәренә таянып, 8нче каттан егылып төшкән. Аңа иңбаш сөягенең сынуы һәм корсак куышлыгы органнарының җәрәхәтләнүе диагнозы куелган.

“Әлеге вакытта малай балалар реанимациясендә: аның хәле тотрыклы, комплекслы дәвалау үткәрелә”, - дип хәбәр итә Илшат Яппаров.

 

Автор:
Читайте нас